Татарстанның Инвестиция-венчур фонды Россия венчур форумын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итә

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды XIX Россия венчур форумын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс башлап җибәрә. Катнашуга гаризаны 2025 елның 21 мартына кадәр сылтама буенча бирергә мөмкин https://russianventureforum.ru/contest

Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган стартапларның, галимнәрнең, фәнни-технологик проектларның инновацион эшчәнлеген яктыртуны стимуллаштыру. Технологик компанияләрне үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән өстенлекле программаларга һәм механизмнарга, шул исәптән Россия венчур форумы призмасы аша да, аерым да игътибар бирелә.

Конкурс Роскомнадзор тарафыннан теркәлгән массакүләм мәгълүмат чараларының аккредитацияләнгән редакцияләре журналистлары, авторлары һәм авторлык коллективлары өчен булдырылган. 2025 елгы Россия венчур форумы кысаларындагы чараларны һәм вакыйгаларны яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.

 Конкурс номинацияләре

  1. Иң яхшы телесюжет яки телетапшыру
  2. Иң яхшы радио-сюжет
  3. Иң яхшы яңалык мәкалә-басмасы

Һәр номинациядә җиңүчеләр диплом, статуэтка һәм бүләк сертификаты алачак. Конкурс турындагы нигезләмә белән танышырга: https://disk.yandex.ru/i/2tp07IJJ7t6tNQ

 XIX Россия венчур форумы – технологик бизнес өчен төп вакыйгаларның берсе – 9 апрельдә Иннополиста һәм 10-11 апрельдә Казанда Экспода булачак. Бу стартаплар, инвесторлар һәм эре компанияләр вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге өчен әйдәп баручы платформа, ул инновацион эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә.

Форумның темасы – «Технологик эшкуарлык – югары компетенцияле пространство».

ТР ИВФ матбугат сәркатибе: Лилия Мөлекова

+7 917 928 68 89, +7 (843) 570-40-00 (вн.1015) pr@ivfrt.com

 ММЧ аккредитацияләү мәсьәләләре буенча: Александр Аверьянов

+7 (904) 762 65 90, alex@grechkamedia.com

 РВФ 2025 чарасына ММЧ вәкилләрен теркәү https://lk.russianventureforum.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International