XIX Россия венчур форумында ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү башланды

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

ММЧ вәкилләрен 2025 елгы Россия венчур форумын яктыртуда катнашырга чакырабыз. Аккредитация 1 апрельгә кадәр бара.

XIX Россия венчур форумы — технологик бизнес өчен төп вакыйгаларның берсе – 9 апрельдә Иннополиста һәм 10-11 апрельдә Казанда узачак. Бу стартаплар, инвесторлар һәм эре компанияләр вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге өчен әйдәп баручы платформа, ул инновацион эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә.

Өч көн эчендә стартаплар, инвесторлар, хакимият органнары һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре венчур индустриясенең һәм турыдан-туры инвестицияләрнең төп тенденцияләре, шулай ук Россиядә технологик эшкуарлыкны үстерүнең стратегик бурычлары турында фикер алышачак. Быелгы форумның төп темасы – «Технология эшкуарлыгы: югары компетенцияләр киңлеге».

Форумны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчурлы инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ), Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе һәм «Идея» инновацион технопаркы оештыра.

Чара стартапларны үстерүгә һәм масштаблаштыруга ярдәм итә торган акселерация һәм пилотлау программаларына керү мөмкинлеген бирә. Катнашуның мөһим өлеше потенциаль партнерлар һәм инвесторлар белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә торган нетворкинг булачак. Форум финалистлары инвестицияләр җәлеп итү һәм Россия инвестиция базарының әйдәп баручы экспертларына үз эшләнмәләрен тәкъдир итү мөмкинлеге алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда чарада 4 меңнән артык кеше катнашты, халыкара эшлекле бергәлекләр вәкилләре белән очрашулар узды. Эшлекле программага 200дән артык спикер, инвестиция фондларының 100дән артык вәкиле һәм 50дән артык стартап-проект кергән. Форум кысаларында хезмәттәшлек турында 15 килешү имзаланды.

Аккредитацияләү өчен  гаризаны 2025 елның 1 апрелендә 12:00 сәгатькә кадәр әлеге адреска җибәрергә кирәк: alex@grechkamedia.com

Шулай ук  сайтта ММЧ сыйфатында теркәлү зарур: https://lk.russianventureforum.ru/

Заявкада түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:

– Басманың исеме

– Корреспондентларның ФИА һәм аларның вазыйфалары

– Тулы паспорт белешмәләре (сериясе, номеры, кем тарафыннан бирелгән, бирү датасы, туу датасы һәм урыны, теркәлү адресы)

– Элемтә телефоннары

– Кертелә торган җиһазлар исемлеге

Бейджны Казан ЭКСПОның 1 нче павильонында 10-11 апрельдә теркәлү стойкасында алырга мөмкин булачак. Павильоннар схемасы: https://kazanexpo.ru/about/scheme

Сезне XIX Россия венчур форумында көтәбез!

Форум турында тулырак тг-каналда: https://t.me/ruventureforum

ТР ИВФ матбугат сәркатибе: Лилия Мөлекова, +7 917 928 68 89, +7 (843) 570-40-00 (в.1015), pr@ivfrt.com

Аккредитация мәсьәләләре буенча: Александра Аверьянова, +7 (904) 762 65 90,

alex@grechkamedia.com

Яңалыкка рәсем: https://disk.yandex.ru/i/LTuX9J1XvaXo7w

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International