Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле утырышында «Ел инновациясе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Россия Федерациясе икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Җиңүчеләр арасында медицина, сәнәгать, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектлар бар. Номинациядә җиңүчеләр булып тәкъдим ителә торган технологияләре гамәлгә кертелүгә әзерлек этабында булган катнашучылар санала, алар башка компанияләрдә һәм оешмаларда кулланыла ала.
«Корпоратив инновация» номинациясе финалистлары:
«Интеллектуаль милек» номинациясе финалистлары:
«Ел инновациясе» конкурсы фәнни-технологик проектларга һәм компанияләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тора.
Конкурсның максаты – республика икътисадына инновацион технологияләр кертү, фәнсыйдырышлы производствоны үстерү һәм технологик компанияләрнең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру. Быел экспертлар игътибары әзер чишелешләр – бизнес-потенциалга ия булган прототипларга һәм проектларга юнәлтелде. Бу гаризаларның сыйфатын күтәрергә һәм иң перспективалы инициативаларны сайлап алырга мөмкинлек бирде.