Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды Фән көнендә катнашты, университет технологик эшкуарлыгы платформасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында платформаның төп инструментлары түбәндәгеләр: Студентлар стартабы конкурсы, Университет стартап-студиясе һәм «Лобачевский» университет венчур фонды.
Күргәзмә мәйданчыгында «Лобачевский» венчур фонды проектлары үз чишелешләрен тәкъдим итте:
КомарикПро – медицина учреждениеләреннән читтә мускул эченә һәм тире астына инъекцияләрне тиз һәм авыртусыз башкару өчен автоматлаштырылган шәхси җайланма. Бу продукт өлкәннәр һәм карт кешеләр өчен инъекцияләр кертү процессын сизелерлек гадиләштерә.
КвадроКатион – «Этандронат» комплексонының яңа тибындагы производствосын эшләтеп җибәрү, ул чит ил аналогларыннан ике тапкыр нәтиҗәлерәк. Россиядә беренче тапкыр чыгарыла торган әлеге химик продукт суның катылыгын киметә һәм синтетик юу чаралары җитештерүчеләргә, коммуналь хезмәтләргә һәм сәнәгать предприятиеләренә йөз тота.
Университетның стартап-студиясе проектлары:
Автоматлаштырылган контроль системасы – вак слесарь узелларындагы һәм басма платалардагы кимчелекләрне минималь эшкәртү вакыты белән танып белү өчен программа-аппарат комплексы. Үзенең арзанлы бәясе аркасында аны кече производстволар өчен эшләргә мөмкин.
Фармакологик препаратлар инъекциясе өчен микродозатор – лаборатор тикшеренүләрдә дару препаратларын төгәл дозалау җайланмасы, ул матдәләрне читтән торып эшләтеп җибәрүне һәм кертүнең күп этаплы беркетмәләрен җайга сала. Проектның уникальлеге – оптималь бәя/сыйфат нисбәтендә препаратларны кертүнең югары төгәллегендә.
«Милилонер» проекты – «Студентлар стартабы 2024» ФСИ конкурсында җиңүче. Сорбция материалын кулланып, эшкәртелгән мотор майларын ике стадияле регенерацияләү технологиясен эшләү. Технология индустриаль майларны җылытмыйча һәм концентрацияләнгән кислоталар кулланмыйча җитештерү өчен нигез алырга мөмкинлек бирә. Төп кулланучылар булып сәнәгать һәм автотранспорт предприятиеләре тора.
Университет технологик эшкуарлыгы платформасы – Россия Фән һәм югары белем министрлыгының 2022 елда эшләтеп җибәрелгән, технологик эшкуарлыкны үстерүгә һәм югары технологияле стартаплар булдыруга юнәлдерелгән федераль проекты.
Проект өч төп юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла: тренинглар һәм белем бирү программалары аша студентларны эшкуарлык мохитенә җәлеп итү, акселераторлар һәм университет стартап-студияләре ярдәмендә стартаплар генерацияләү һәм эшләтеп җибәрү, шулай ук университет венчур фондлары аша проектларны инвестицияләү һәм үстерү.
«Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгында без Татарстан Республикасының максатчан капиталы фондын булдырдык. 2 максатчан капитал формалаштырылган, 11 млн.сумнан артык акча җыелган. Без республиканың эре югары уку йортлары белән яңа максатчан капиталлар формалаштыруны дәвам итәбез. Көчле эндаумент булуы – глобаль дәрәҗәдәге университет билгесе»,- дип билгеләп үтте ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев.
Моннан тыш, 11 номинация буенча «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» премия лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Элегрәк Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды «Иң яхшы яшьләр стартабы» номинациясендә кандидатларны эксперт бәяләвенә тәкъдим иткән иде. Җиңүче булып КДЭУ аспиранты һәм яшьләр бизнес-инкубаторы җитәкчесе Алсу Ямилева танылды. Ул торбаүткәргечтән җылылык китерү матдәсенең агып чыгу урынын төгәл билгеләү өчен күчмә прибор уйлап тапкан. Бу эш җылылык челтәрләренең проблемалы участокларын тиз арада табарга, җылылык югалтуларын һәм ремонт чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк.