Россия венчур форумы стартаплар өчен гаризалар кабул итү вакытын озайта

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Форум программасында катнашу өчен стартаплардан гаризалар кабул итү срогы 2025 елның 31 гыйнварына кадәр озайтыла. Теркәлүне озайту карары технологик компанияләр ягыннан зур кызыксыну һәм Россиядә венчур индустриясенең төп вакыйгасында аларның тәкъдим ителешен киңәйтергә омтылу белән бәйле.

Хәзерге вакытта төрле дәрәҗәдәге һәм юнәлештәге Россия һәм халыкара стартаплардан 500 гә якын гариза килгән. Әмма күп кенә инновацион компанияләр өчен форум чараларына кушылу мөмкинлеге актуаль булып кала бирә. Гаризалар бирү вакытын озайту перспективалы командалар өчен өстәмә мөмкинлекләр ача.

Сайлап алуны уңышлы узган стартаплар уникаль мөмкинлекләр алачак:

  • Форум алдыннан белем бирү программасында һәм әзерлек чараларында катнашу;
  • Россия венчур форумында үз проектларын тәкъдир итү, ул 2025 елның 10-11 апрелендә Казанда узачак;
  • Форумның экспо-зонасындагы стендларда үз чишелешләрен тәкъдим итү;
  • Әйдәп баручы венчур фондлары, инвесторлар һәм үсеш институтлары алдында питч-сессияләр;
  • Мөмкин булган финанслау өчен партнер-фондларның проектларны каравы;
  • Корпорацияләрдә чишелешләр белән идарә итү мөмкинлеге булган акселерация программасында катнашу;
  • 2025 ел дәвамында форум партнерлары белән активлыкка керү мөмкинлеге.

Россия венчур форумы – стартаплар, инвесторлар һәм эре компанияләр вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге өчен инновацион эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итә торган төп платформа. Россия венчур форумын Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ), Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе, «Идея» инновацион технопаркы һәм «Иннополис» МИЗ оештыра.

Стартаплар теркәлүгә сылтама буенча чакырыла: https://lk.russianventureforum.ru/?field_type=4. Гариза бирергә һәм Россиядә венчур базарының иң эре чарасының бер өлеше булырга өлгерегез!

Стартапларда катнашу мәсьәләләре буенча:

https://t.me/ammar_alansi
+7(917)900-81-74 
alansi@tpidea.ru

Партнерлык мәсьәләләре буенча элемтәләр:
+7(987)215-11-00
partner@exporvf.ru 

Күргәзмә мәсьәләләре буенча:
+7(987)215-11-00
expo@exporvf.ru 

Катнашу премиумы мәсьәләләре буенча:

+7(987)215-11-00 premium@exporvf.ru 

ММЧ өчен: 

+7(917)928-68-89 pr@ivfrt.co

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International