Быел конкурска 514 гариза керде, шулардан 50 проект конкурс экспертизасының икенче этабына үтеп, алар инновацион эшчәнлекнең төрле категорияләрен тәкъдим итәләр.
«Ел инновациясе» конкурсы Татарстан икътисадына инновацион, импортны алмаштыра торган технологияләрне кертү өчен шартлар тудыруга, фәнни сыешлы производстволарны үстерүгә һәм төбәкнең технологик компанияләренең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Оештыручылар булып Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тора.
Экспертизаның читтән торып уза торган этабы йомгаклары буенча икенче этапка биш номинация буенча түбәндәге конкурсантлар чыкты:
Әлеге проектларны күзгә-күз тыңлау 20 һәм 25 ноябрьдә булачак, анда «Ел инновациясе-2024» конкурсында җиңүчеләр билгеләнәчәк.
2024 елда «Ел инновациясе» конкурсында катнашуга студентлар стартапларыннан, технологик компанияләрдән һәм корпорацияләрдән 514 гариза алынды. Иң күп гаризалар (41%) «Перспектива» номинациясендә бирелде, һәр өченче проект (30%) «Студентлар стартабы» категориясенә карый, катнашучыларның 20% өлеше «Интеллектуаль милек» номинациясендә үз идеяләрен тәкъдим итә. Гаризаларның якынча 6% өлеше «Технологик компания» категориясендә бирелде, ә 3% өлеше «Корпоратив инновация» номинациясендә проектлар тәкъдим итә.