Казанда 9-11 сентябрьдә ел саен үткәрелә торган Kazan Digital Week форумы узачак. Чарага әзерлек статусы һәм аны уздыру планнары турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Дамир Галиев Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды оештыра торган «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» юнәлешенең нечкәлекләрен ачты. Юнәлешнең төп вакыйгасы InvestFest — стартаплар, фондлар, инвесторлар һәм корпорацияләр очрашачак мәйданчык булачак. InvestFest кысаларында стартаплар һәм инвесторлар өчен Speed Dating узачак. 2 минут эчендә фаундерлар үзләрен корпоратив һәм шәхси инвесторларга тәкъдим итә, кире элемтә булдыра һәм яңа танышулар булдыра алачак.
InvestFest чарасының мөһим вакыйгасы форумда исеме ачылачак яңа белем бирү проектын тәкъдир итү булачак. Проект стартапларга инвестицияләргә өйрәнергә теләгән потенциаль бизнес-фәрештәләрне укытуга юнәлдереләчәк.
Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе белән берлектә, Фонд Demo day оештыра. ИТ тармагыннан 20 стартап акселерация һәм инвестицияләү программасына сайлап алу өчен судьялар комиссиясе тарафыннан каралачак. Технологик компанияләрне сайлап алу проект экспертизасы, компаниягә нигез салучы яки аның вәкиле белән әңгәмә аша уза. Хәзерге вакытта катнашу өчен 100 дән артык стартап гариза биргән. Судьялар коллегиясе составында ассоциацияләр, эре акселераторлар һәм компанияләр вәкилләре булачак. Иң яхшы проектлар инвестицияләр һәм акселератор узу мөмкинлеген алачак.
Шулай ук Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды инвестиция базарында ислам финансларына багышланган секция оештыра, аның кысаларында спикерлар Россиядә ислам финтехы үсеше һәм республикада партнерлык финанслары буенча экспериментның беренче нәтиҗәләре турында фикер алышачак.
InvestFest чарасын технологик компанияләрнең ІРО чыгуына багышланган панель дискуссия ябачак. Мәскәү биржасы экспертлары һәм инвестиция компанияләре вәкилләре белән бергә IPO базарын караячаклар һәм ачык урнаштыруга чыккан технологик компанияләрнең конкрет кейсларын ачыклаячаклар.
Investfest программасын https://ivffest.ru/#!/tab/783208789-2 сылтамасы аша алырга һәм чарага теркәлергә мөмкин.