Үз мөмкинлегеңне кулдан ычкындырма һәм ышанычлы старт ал

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

2-5 сентябрьдә Казанда югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы мәйданчыгында узачак «SkLab. Татарстан» программасына гариза бирү һәм анда катнашуның соңгы мөмкинлеге, ул ике өлештән торачак:

2 сентябрь - «Идеядән алып тормышка ашыруга кадәр: Татарстан Республикасында уңышлы стартапны ничек булдырырга» мотивация көне

3-5 сентябрьдә - идеяләр генерацияләү буенча белем бирү интенсивы. Программаның соңгы көнендә питчинг узачак, анда командалар үз проектларының эшкәртелгән идеяләрен эксперт жюриена тәкъдим итәчәк.

Катнашуга гаризаны 2 сентябрьгә кадәр әлеге сылтама буенча калдырырга мөмкин : https://мсп.рф/services/support/tatarstan/10423/?companyId=0&v=2&fromFilter=true 

Сезне команда эше, тренингларда, воркшопларда һәм мастер-классларда күнекмәләрне арттыру мөмкинлеге, экспертлар белән консультацияләр, шулай ук технологик эшкуарлык дөньясы һәм «Сколково» экосистемасы көтә.

Заявка бирү буенча аңлатма: https://disk.yandex.ru/i/kghl9N6bIIJ7RA

Теркәлү этабында хаталар килеп чыкканда @JakushewD язарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International