Дамир Галиев ТР ИВФ хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды

2024 елның 5 июле, җомга

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев фонд хезмәткәрләренә 2024 елгы Россия венчур форумын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт бүләкләре тапшырды.

Бүләкләр белән түбәндәгеләр билгеләп үтелде:

- Руслан Ахмәтгалиев, ТР ИВФның инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары;

- Равилә Гәрәева, ТР ИВФның инновацион эшчәнлекне үстерү бүлеге башлыгы урынбасары;

- Диләрә Ибәтуллина, ТР ИВФның инновацион эшчәнлекне үстерү бүлеге проектлары баш менеджеры;

- Әдилә Әхтәмова, ТР ИВФның максатчан программалар бүлеге проектлары баш менеджеры;

- Лилия Сөнгатуллина, ТР Инвестиция-венчур фондының максатчан программалар бүлеге проектлары баш менеджеры.

Фонд хезмәткәрләрен котлыйбыз, профессиональ һәм шәхси уңышлар, шулай ук куелган максатларга ирешүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International