ТР Инвестиция үсеше агентлыгының бүлендек компаниясе Татарстанның Инвестиция советында сәнәгать паркы проектын тәкъдим итте

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Инвестиция советы утырышы узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Советта ТР ИВФ кураторлык итүче яңа сәнәгать паркы төзү проектын, шулай ук ИҮС алып бара торган инвестпроектларны карадылар. 

«Унипарк» генераль директоры Марат Шакиров идарәче компаниягә Әгерҗе шәһәре территориясендә сәнәгать паркы төзү максатыннан җир участогы бирү турында доклад белән чыгыш ясады.  Ул билгеләп үткәнчә, инициативаны гамәлгә ашыру икътисадның реаль секторына юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен шартлар тудырачак.  

Парк территориясендә уникаль киптерү технологиясе белән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән табигый чипсылар җитештерү һәм сәнәгать котельные җиһазларын җитештерү планлаштырыла. Шулай ук эшкуарларга арендалау өчен әзер җитештерү биналары да төзеләчәк. 25 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.

Республиканың Инвестиция советы нәтиҗәләре буенча Әгерҗе шәһәрендә сәнәгать паркы төзү өчен җир бирү буенча хуплау алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International