16 апрельдә «Россия 24» телеканалында 2024 елгы Россия венчур форумы турында сөйлибез

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

«Россия 24» телеканалында булачак вакыйгага – 2024 елгы Россия венчур форумына багышланган «Интервью» программасы узачак. 

Студия кунагы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге» темасына багышланган әлеге чарага кем һәм ни өчен килергә кирәклеге турында сөйләячәк. 

Исегезгә төшерәбез, форум Казанда 25-26 апрельдә узачак. Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк: russianventureforum.ru 

Тулырак мәгълүмат 16 апрельдә 8:00, 17:30 һәм 21:00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк тапшыруда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International