Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышы узды. Совет әгъзалары көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар, шул исәптән 2030 елга кадәр Фондны үстерү концепциясен расладылар, стартаперлар һәм студентлар өчен «Ел инновациясе» республика конкурсын эшләтеп җибәрүне хупладылар, шулай ук башка мәсьәләләрне дә карадылар.
«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» республика конкурсы үзенең 20 нче елына атамасын «Ел инновациясе» дип үзгәртте. Яңалык булып чараның форматы һәм шартлары тора. Конкурсның гавамилыгын арттыруга басым ясалачак, ә катнашучылар санына корпорацияләр өстәләчәк.
Конкурс форматын үзгәртү турында доклад белән ТР ИВФ директоры урынбасары Руслан Әхмәтгалиев чыгыш ясады: «2024 елда конкурс 20 нче тапкыр узачак. Бүгенге көндә, технологик суверенитетка игътибар үзгәрү, университет технологик эшкуарлыгы платформасын булдыру, шулай ук ТР Фәнни-технологик үсеш стратегиясен кабул итү, ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның 2024 елны ТРда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итүе белән бәйле рәвештә, ТРда үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде».
«Ел инновациясе» конкурсы 5 номинациягә бүленәчәк (элек 9 номинация иде): перспектива, студентлар стартабы, технология компаниясе, корпоратив инновация һәм интеллектуаль милек. Аерым номинацияләр буенча приз фонды 500 мең сумга кадәр үсәчәк, ә экспертлар сайлап алуы ачык һәм турыдан-туры характерда булачак – финалистлар үз проектларын питч-сессия форматында тармак экспертларына тәкъдим итәчәк.
Конкурс юнәлешләре Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше стратегиясен исәпкә алып формалаштырылган һәм республикада төзелә торган дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни-белем бирү үзәге максатлары белән синхронлаштырылган, алар арасында:
«Ел инновациясе» республика конкурсы шулай ук «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына ярдәм итәчәк. Конкурста мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар, фәнни хезмәткәрләр һәм технология компанияләре катнаша алачак.
Күзәтчелек советы кысаларында шулай ук 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондын стратегик үстерү концепциясе дә расланды. Фонд инвестиция активлыгын арттырырга, портфель компанияләре һәм махсус проектлар үсешен көчәйтергә, шулай ук фондның конкурсларын һәм программаларын үзгәртергә планлаштыра.
«Ел инновациясе» республика конкурсын башлап җибәрү һәм ТР ИВФ үсешенең яңа концепциясен формалаштыру базарның агымдагы сорауларына җавап итеп гамәлгә ашырыла. Инвестицион-венчур фондының төп миссиясе – фәнни һәм перспективалы бизнеска инвестицияләр кертү ярдәмендә Татарстан икътисадының сыйфатлы үсешенә ярдәм итү. Яңартылган конкурслар һәм проектлар фәнни тикшеренүләр һәм технологик эшләнмәләр өлкәсен алга таба үстерүгә этәргеч бирә алачагына ышанам», – дип билгеләп үтте ТР ИВФ директоры Дамир Галиев.