2024 елгы Россия венчур форумы 25 һәм 26 апрель көннәрендә узачак

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Илнең венчур индустриясенең иң зур вакыйгасы – Россия венчур форумы 2024 елның 25 һәм 26 апрель көннәрендә узачак. Вакыйганың төп темасы «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлеге» булачак. 

Форум программасы 3 тематик блокка бүленәчәк: венчур инвестицияләре һәм технологик эшкуарлык, базарлар, экосистема. Экспертлар һәм тармак лидерлары яңа шартларда глобаль һәм Россиянең технология һәм инвестиция көн тәртибе, эчке инновацияләрне үстерү өчен стимуллар булдыру һәм стартаплар өчен финанслаудан файдалана алу мәсьәләләре турында фикер алышачак. 

Оештыру комитеты рәисе булып РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков тора. Моннан тыш, комитет составына Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, «ИТ-парк» директоры Руслан Власов, Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов, Цифрлы үсешкә ярдәм итү берләшмәсе директоры Артем Сафин кертелгән.

2023 елда Россия венчур форумына 3000нән артык катнашучы килгән иде. Фикер алышуларның төп темалары Россиянең технологик үсеше өчен карарлар булды. Форум барышында 16 түгәрәк өстәл утырышы узды, 150гә якын спикер – экспертлар һәм базар лидерлары чыгыш ясап, Россиядә венчур трансформациясенең яңа формалары, үзара эш итү модельләре һәм механизмнары, яңа заманда дәүләт корпорацияләренең һәм шәхси инвесторларның роле, шулай ук яңа базарларны үзләштерү һәм импортны алмаштыру турында фикер алыштылар.

Традиция буенча чара кысаларында ТР ИВФ һәм Евразия Инновацияләр үзәгенең уртак акселерация программасына һәм ТР ИВФның «Старт-2» һәм «Старт-3»  программасына стартаплар сайлап алу уза. 2023 елда сайлап алу нәтиҗәсендә 5 финалист «Идея-1000» программасы кысаларында бизнесны үстерүгә инвестицияләр алды.  

РВФ Казанда 2005 елдан бирле үткәрелә. Форумны уздыру дәверендә эш программасында һәм экспозициядә 2400 дән артык компания һәм 700 дәр артык стартап катнашты. Россия венчур форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә, форумны Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Венчурлы инвестицияләү берләшмәсе (РАВИ), Евразия инновацияләр үзәге һәм Цифрлы үсешкә ярдәм итү берләшмәсе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International