Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышы узды. Киңәшмәне Күзәтчелек советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов үткәрде.
ТР ИВФ директоры Дамир Галиев фондның 2024 елга финанс планын тәкъдим итте. Совет Фондның 2024 елга финанс планын раслады, берничә килешүне хуплады, проектларны финанслауны килештерде һәм ТР ИВФ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләрне тикшерде.
Аннары Совет көн тәртибе буенча докладларны тыңлады. Аерым алганда, утырыш кысаларында Күзәтчелек советы республиканың Ютазы һәм Актаныш районнарында урнашкан «Урыссу» һәм «Актаныш» сәнәгать парклары территориясендә 300 кв.м мәйданлы 4 модульле җитештерү-склад бинасы төзү проектын финанслауны хуплады.
«Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Татарстан территориясендә 16 сәнәгать паркының кураторы булып тора. Сынау проектын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасының муниципаль сәнәгать паркларына эш башлаучы һәм эшләүче эшкуарларны җәлеп итү өчен старт мәйданчыгы булдырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте үз докладында «Унипарк» ҖЧҖнең бүлендек компаниясе генераль директоры Марат Шакиров. Ул шулай ук, сынау проекты нәтиҗәләре буенча республиканың барлык сәнәгать паркларында аны масштаблаштыру мөмкинлеге каралачак, дип тә өстәде.
Сәнәгатьне үстерү фонды программалары буенча финанслауны гамәлгә ашыру кысаларында республика предприятиеләре белән эшләү турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Марсель Корбанов чыгыш ясады. Ул сөйләвенчә, ТР ИВФ 2016 елдан бирле сәнәгатьне үстерү буенча Федераль фондының региональ операторы булып тора һәм 4 программаны тормышка ашыра: «Үсеш проектлары», «Комплектлау эшләнмәләре», «Хезмәт җитештерүчәнлеге» һәм «Урман сәнәгате проектлары». 2023 елда Фондка 1,7 млрд сумлык 14 проект карауга тапшырылган. Бүгенге көндә финанслауның төрле стадияләрендә 9 гариза бар, алар арасында пластик әйберләр, кабель-үткәргеч продукция, көнкүреш техникасы өчен детальләр, автомобиль комплектлары һәм башкалар җитештерү.