Россия стартабы тимер юл транспорты тармагын инновацион үстерүгә юнәлдерелгән проектларны эзләү һәм үстерүгә ярдәм итү өчен төзелгән «Старт-1» программасының яңа юнәлешендә җиңүче булды. Әлеге юнәлеш буенча инвестицияләр суммасы 4 млн.сум тәшкил итә.
Компания AURAi чишелешен – уникаль программа тәэминатын эшләгән, ул тимер юл вагоны корпусындагы кимчелекләрне һәм график символларны танып белә, шулай ук хәрәкәт вакытында хәрәкәт итүче состав узелларына һәм агрегатларына геометрик үлчәүләр ясый белә. Система хәрәкәт итүче составны гомуми файдалану юлында кабул итү процессын кыскартырга һәм хәрәкәт итүче составның техник торышын кул режимында визуаль контрольдә тотучы тимер юл хезмәткәрләренә йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, автоматлаштырылган визуаль контроль системасы коммерция һәм техник җитешсезлекләрне бәяләгәндә кеше факторының кимүенә китерәчәк, керүче фото һәм видеомәгълүматны эшкәртү тизлеген арттырачак.
«Старт-1» – «Тимер юл транспорты тармагының фәнни-технологик һәм инновацион үсеше» конкурсының яңа тематик юнәлеше – ТР ИВФ белән Куйбышев тимер юлының үзара хезмәттәшлеге кысаларында булдырылган. Юнәлеш кысаларында Татарстан территориясендә тимер юл транспорты тармагын фәнни-технологик һәм инновацион үстерүгә юнәлдерелгән проектлар сайлап алынган.
«Без мондый проектларга инвестицияләр төбәкнең инновацион үсеш дәрәҗәсен генә түгел, ә тимер юл транспорты өлкәсендә нәтиҗәлелекне һәм куркынычсызлыкны арттыруга да ярдәм итә, дип ышанабыз. Безнең өчен тимер юл транспорты кебек традицион тармакларга яхшырту һәм бизнес өчен дә, җәмгыять өчен дә реаль файда китерә торган инновацияләр кертә алырлык технологик карарларны хуплау мөһим», – дип билгеләп үтте ТР ИВФ директоры урынбасары Руслан Әхмәтгалиев.