ТР ИВФ нигезләнгәннән бирле республика һәм гомумән дәүләт өчен ышанычлы технологик нигез булдыруга юнәлдерелгән перспективалы проектларны үстерү буенча бурычларны хәл итә.
Республика Рәисе, Татарстан һәм Россия хөкүмәтләре ярдәме белән Фонд төбәкнең чәчәк атуына юнәлдерелгән перспективалы идеяләрне үстерүне һәм илебез технологияләре базарының булачак лидерларына ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Татарстан Республикасы фәнни, инновацион һәм сәнәгать компанияләре өчен инфраструктура булдыруда ышаныч һәм ярдәм күрсәткәне һәм төбәкнең технологик эшкуарлыгы һәм инновацион тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка аерым рәхмәт белдерә.
Нәтиҗәле эш елларында республикада илнең инновацион потенциалын арттыруга юнәлдерелгән күп кенә инициативалар гамәлгә ашырылды. 365 проект "Идея-1000" программасы конкурсларында җиңүче булды һәм 10 млрд.сумнан артык гомуми керем бирде. Проектларга 7,3 млрд сум инвестицияләнде, портфель компанияләре тарафыннан 800 эш урыны булдырылды.
Фонд коллективы барлык партнерларын, хезмәттәшләрен, дусларын 19 яшьлеге белән котлый һәм алга таба уңышлар, үсеш, ныклы сәламәтлек һәм иминлек тели!
Тупланган тәҗрибәне саклап һәм арттырып, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүен дәвам итәчәк.