Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсына гаризалар кабул итүне тәмамлады. Финалистлар үз проектларына эксперт бәясен һәм акчалата призлар алачак. Конкурсның приз фонды 7 млн сум тәшкил итә.
Быел конкурста катнашу өчен стартаплардан, галимнәрдән һәм аспирантлардан, студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан 2023 гариза бирелде. Иң күп гаризалар «Инновацияләр старты» номинациясендә – 768. Икенче урында «Социаль әһәмиятле инновацияләр» номинациясе – 329 гариза. Өченчесе – «Мәгарифтә инновацияләр» – 266 гариза.
Яшьләр проектларының иң популяр тармаклары арасында: авыл хуҗалыгы, экология һәм азык-төлек сәнәгате (21%), мәгълүмати-телекоммуникация системалары (15%) һәм мәгариф (10%).
Гаризаларның күп өлеше Татарстан Республикасы уйлап табучыларыннан бирелде. Шулай ук конкурста Белгород, Волгоград, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Түбән Тагил, Саратов, Смоленск, Уфа һәм башка шәһәрләрдән дә яшь инноваторлар катнашачак.
Руслан Әхмәтгалиев, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары: «Тотрыксызлык һәм кризис шартларында фонд өчен яшьләрнең технология инициативаларына ярдәм итү һәм эшкуарлыкны стимуллаштыру бик мөһим. Аларга туарга ярдәм итәргә кирәк. Бүгенге көндә дәүләт конкурслары һәм грантлары башлангыч стартаперларны һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен стимуллаштыруның иң нәтиҗәле кораллары булып тора. Моннан тыш, мондый конкурслар фондның җитдирәк программаларында катнашу баскычы булып тора, алар буенча финанслау 4 млн.сумга кадәр җитә. Гаризалар санының елдан-ел артуы Россия яшьләренең фәнни-тикшеренү һәм эшкуарлык эшчәнлегенә кызыксынуы арта баруын күрсәтә».
Конкурс 2005 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм Татарстан һәм Россия яшь инноваторларының иң яхшы технологик идеяләрен сайлап ала. 2022 елда катнашу өчен 1965 кеше гариза биргән, шуларның 150се җиңү яулаган һәм акчалата бүләкләр алган.
13 декабрьдә Казанда «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» XIX республика конкурсының финал өлеше узачак.