Dsight бизнес-платформасы 2023 елның беренче яртыеллыгында Евразия венчур базарын тикшерде (https://dsight.ru/research35). Аналитиклар, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды Россиядә иң актив инвестор булды, дигән нәтиҗәгә килгән.
Беренче яртыеллыкта фонд илнең 17 стартабына акча кертте. FinTech, HelthTech, Business Software, BioTech, PropTech, Consumer goods&services, IndustrialTech һәм FoodTech кебек юнәлешләргә фокус ясалган.
ТР ИВФ инвестицияләгән компанияләр арасында: Kub24, Райп Тех, Finlab, Learn More, Vilka, You are a legend, Starfish24, Roza Cvetov, ҖЧҖ Аст Лаб, ҖЧҖ ИнсектЛаб, ҖЧҖ ТабТим, aMilk, Do not get lost, Vair Technologies, «Айтуар-НП» ҖЧҖ, «интеграция» ҖЧҖ, «Неодортех» ҖЧҖ.