Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды «Идея-1000» программасы кысаларында «Старт-1» конкурсында катнашырга теләүчеләрдән 119 гариза җыйды. Узган ел алар 103 иде.
Традиция буенча иң күп гариза – 70 – «Мәгълүмати технологияләр» номинациясендә килде. Икенче урында – «Яңа материаллар һәм химик технологияләр» (21 гариза). 12 гариза кабул ителгән «Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре» юнәлеше дәгъвачылар арасында популярлык буенча топ-3 йомгаклый.
Тагын 8 гариза «Медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре» һәм «Биотехнологияләр» номинацияләрендә бирелде.
Конкурсның икенче этабы 20 октябрьдән 31 ноябрьгә кадәр узачак. Cудьялар комиссиясе бирелгән гаризаларны караячак һәм финанслауны кем алачагы турында карар кабул итәчәк. Җиңүчеләр быелның декабрендә «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсына йомгак ясау кысаларында игълан ителәчәк. Алар 2024 елның 26 апрелендә узачак Россия венчур форумында катнаша алачак.
Исегезгә төшерәбез, «Старт-1» конкурсында катнашучылар 2 млн сумга кадәр максатчан финанс алуга дәгъва итә ала. Иң яхшы 15 проект продукт прототибын эшләүгә һәм үз чишелешләрен алга таба үстерүгә акча алачак.