Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Татарстан эшкуарлары өчен Founders' Mondays очрашуында катнашты

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Иннополис территориясендә  Лобачевский исемендәге Технопаркта стартапларга нигез салучылар өчен оештырылган Founders’ Mondays очрашуы булды.  Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды әлеге чараны оештыруда катнашты.  Фондтан сәламләү сүзендә ТР ИВФ директоры урынбасары Марсель Корбанов чыгыш ясады. Чарада стартап нигезләүчеләре үз проектларының нечкәлекләре белән уртаклаштылар. 

Wise City Systems компаниясенең CEO һәм нигезләүчесе Михаил Левченко акыллы йортлар өчен үз программаларын, электроникалар һәм контроллерлар эшләү турында сөйләде. 

Дмитрий Иванов, CEO Invian, машина күрү сәләтен кулланып, светофорларны реаль вакыт режимында адаптив идарә итү өчен программа тәэминаты тәкъдим итте.

Никита Гуров, Mvision CEO һәм нигезләүчесе, җитештерү процессларын автоматлаштыру өчен робототехника һәм ясалма интеллектны берләштерүче сәнәгать чишелешләре турында сөйләде.

SplitFamily компаниясенең CEO һәм нигезләүчесе Людмила Шпагина аерылышу процессы белән шөгыльләнүче һәм тыныч аерылышу планнарын тәкъдим итүче платформа турында сөйләде.

Founders ' Mondays – дүшәмбе көннәрендә үткәрелә торган, стартап нигезләүчеләре өчен рәсми булмаган очрашуларның уникаль форматы. Аудитория нигездә бизнесменнардан тора, шулай ук чараларга инвесторлар, компанияләрнең топ-менеджерлары һәм IT-белгечләр килә. Чара нәтиҗәләре буенча нигез салучылар үзләренең стартапларын тәкъдим итеп кенә калмады, ә башка эшкуарлар һәм потенциаль инвесторлар белән дә элемтәгә керделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International