21 сентябрьдә «Кытай: эшкуарлар өчен яңа базарлар» түгәрәк өстәленә чакырабыз

2023 елның 15 сентябре, җомга

Чара Kazan Digital Weekта ТР Инвестиция-венчур фонды оештырган «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» секциясе кысаларында узачак. Түгәрәк өстәл Россия бизнесының Кытай базарына чыгуы, шулай ук интеллектуаль милекне теркәү процедурасына багышланган. 

Сәламләү сүзе белән Федераль сәнәгать милке институты директоры Олег Неретин чыгыш ясаячак. Кытай Халык Республикасының Татарстан Республикасындагы Генераль консулы Сян Бо Кытайның югары технологияле товарлар маркетплейслары турында сөйләячәк. Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәтнең Халыкара хезмәттәшлек идарәсе (Роспатент) җитәкчесе Глеб Кувырков Россия һәм Кытайның интеллектуаль милек өлкәсендәге хезмәттәшлегенә кагылышлы мәсьәләне күтәрәчәк. 

«Евразия патентованиесе: үсеш перспективалары» доклады белән Евразия патент ведомствосы вице-президенты Эмиль Маммадов Фарман Оглы чыгыш ясаячак. Халыкара технологик үсеш инструментында интеллектуаль милек турында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Казахстан Республикасындагы вәкиле Егор Шипицин сөйләячәк. Шулай ук Россия һәм Кытай университетларының интеллектуаль милек өлкәсендәге хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән «Татарстан ФТМҮ» ТР ДУП генераль директоры киңәшчесе Радий Сәлимов уртаклашачак. 

Үткәрү датасы: 2023 елның 21 сентябре. Вакыты: 16:00 – 17:45. Утырыш урыны: KAZAN EXPO, 5 нче зал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International