Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында "Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды"ның Попечительләр советының чираттагы утырылышы узды.

2013 елның 6 сентябре, җомга
 "Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды"ның Попечительләр советының чираттагы утырылышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков алып барды. Әлеге чара Татарстан Республикасының Министрлар кабинетында үткәрелде.

Көн тәртибенә “Әзер коммерцияле продукт – түбән сыйфатлы үзагачны сыек ягулыкка эшкәртү” проектын (“ЭнергоЛесПром” ААҖ) инвестицияләү мөмкинлеге чыгарылды. Әлеге оешма узагачны термохимик эшкәртеп сыек ягулыкка (бионефть) әйләндерү технологияләрен үстерү максатларын күздә тотып 2007 елда "Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды" ярдәмендә барлыкка килгән.

Бүгенге көнгә “ЭнергоЛесПром” ААҖ “Сколково” резиденты һәм Россия биоягулык ассоциациясе әгъзасы булып тора.

Предприятие коммерцияле продукт булдыруга һәм аны киләчәктә Россия һәм чит ил базарына чыгаруга йөз тота.

Моннан тыш, Попечительләр советы әгъзалары ТР ИВФын Халыкара Венчур Клубына (International Venture Club, IVC) кертү мәсьәләсен карады. ТР ИВФ директоры Айнур Айдельдинов бу хакта кыскача доклад белән чыгыш ясады.

IVC үз эшчәнлеген 2011 елдан алып бара һәм Европа венчур эшмәкәрлеге индустриясе компанияләренә һәм проектларга үзара ярдәм итешү һәм финанслау мөмкинлеге бирә. IVC әгъзалары булып Европаның алдынгы венчур фондлары, дөньякүләм алдынгы югары технологик компанияләр, дәүләт үсеш институтлары тора, шул рәттән 360 Capital Partners, Earlybird, Sofinnova, Capricorn Venture Partners, Finnvera, Intesa Sanpaolo, BASF, Dow Chemicals, Logitech, Philips, Sony һәм башкалар. IVCда катнашучылар Европа партнерлары тарафыннан уздырыла торган чараларда түләүсез катнаша алалар, шулай ук алар инвестор өчен “түгәрәк өстәлләр”дә һәм Европа ТехТур чараларында катнашырга хокуклы.
 
ТР ИВФның IVC составында булуы Татарстан Республикасын финанслар даирәсендә, Европаның бизнес һәм венчур тармаклары вәкилләренә күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк, шулай ук ТР ИВФ вәкилләренең һәм портфолио компанияләренең Европа һәм дөньякүләм венчур капиталына керүен җиңеләйтәчәк. Шулай ук венчурлы инвестицияләрне җәлеп итүдә ярдәм күрсәтәчәк һәм Татарстан Республикасының венчур проектларын Европа эшмәкәрлек берләшмәсендә алга сөрәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International