Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция советының чираттагы утырышында кайбер инвестиция проектлары хупланды. Алар арасында ТР ИВФ портфель компаниясе дә бар. Инвестиция советы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Чарада ТР ИВФ директоры Айнур Айделдинов катнашты.
«Анатомика» компаниясе «Таз-оча буыны эндопротезлары җитештерү» инвестиция проектын тәкъдим итте, ул экспертлардан хуплау алды. Эндопротезлар Россия базарында бик кирәкле, ә компаниянең катлаулы ортопедик әйберләр җитештерүдә уңышлы тәҗрибәсе һәм дистрибьюторлык тәҗрибәсе бар. «Анатомика» Казандагы бинадан Зеленодольск районындагы сәнәгать паркына күчеп, үз производствосын киңәйтергә планлаштыра. Моның өчен оешма 336,2 млн.сум акча сарыф итәчәк.
Исегезгә төшерик, элегрәк компания Сәнәгатьне үстерү фондының «Комплектлау әйберләре»н финанслашу программасы буенча 60,2 млн.сум күләмендә займ алган иде.
Инвестиция советы тарафыннан хупланган башка проектлар арасында шулай ук: