Татарстанда СҮФ ярдәме белән «АвтоВАЗа» өчен детальләр җитештерелә башлады

2023 елның 29 августы, сишәмбе

«Алабуга» МИЗ территориясендә «АВТОВАЗ» өчен шасси детальләре җитештереләчәк. Проектны «Джошкуноз Алабуга» компаниясе башлап җибәрде. Инвестицияләр 1 млрд сумнан артып китә, шуларның 500 млн сумын Сәнәгатьне үстерү федераль фонды «Комплектлаучы эшләнмәләр» программасы буенча ташламалы заем рәвешендә бирә.

Проект куәтенә чыкканнан соң җитештерү күләме елына 14 млн деталь тәшкил итәчәк дип планлаштырыла. Җитештерүне локальләштерү – 100%. Төп заказчы – «АвтоВАЗ». Хәзер Lada Vesta өчен асма детальләр чыгаруны җайга салганнар. Якын киләчәктә Lada Granta өчен детальләрне серияле җитештерә башлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерик, 2016 елдан ТР ИВФ Татарстан территориясендә сәнәгатьне үстерү буенча төбәк фонды вәкаләтләренә ия. ТР Инвестиция-венчур фонды, СҮФ белән берлектә, импортны алмаштыруга һәм гражданлык билгеләнешендәге конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүгә юнәлдерелгән проектларга ташламалы заем акчаларын бирә.

Хәзер төбәкнең Сәнәгатьне үстерү фонды дүрт программа буенча уртак заемнар бирә: «Үсеш проектлары», «Комплект эшләнмәләр», «Хезмәт җитештерүчәнлеге» һәм «Урман сәнәгате проектлары». Барлык программалар буенча ташламалы ставкалар 1 проценттан 3 процентка кадәр гамәлдә. Тулырак мәгълүматлар сайтта: https://www.ivfrt.ru/invest_programs/frp/#nomination

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International