ТР ИВФ «Старт-1» конкурсына гаризалар кабул итә башлады

2023 елның 18 августы, җомга

Җиңүче стартаплар бизнесны үстерүгә 2 млн сумга кадәр инвестиция алачак

 «Старт-1» конкурсы «Идея-1000» инновацион проектларга ярдәм программасы кысаларында үткәрелә. Анда физик затлар да, юридик затлар да катнаша ала. 

Проектлардан гаризалар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:

1. Мәгълүмати технологияләр;

2. Медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре;

3. Яңа материаллар һәм химик технологияләр;

4. Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;

5. Биотехнологияләр.

Конкурс кысаларында 15 җиңүче сайлап алыначак, алар продукт прототибын эшләү һәм үз проектын алга таба үстерү өчен 2 млн сумга кадәр акча алачак. Гаризалар кабул итү 2023 елның 14 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат сайтта бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, 15 октябрьгә кадәр шулай ук  «ТР өчен иң яхшы 50 инновацион идея» XIX республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Быел ТР ИВФ стартаперлар өчен конкурсның приз фондын 2 тапкырга арттырды.

Студентлар, яшь эшкуарлар һәм уйлап табучылар катнаша ала. Җиңүчеләр үз чишелешләренең эксперт бәясен, шулай ук проектларны үстерү өчен премияләр һәм стипендияләр алачак. 2023 елдан катнашуга гаризалар бары тик электрон рәвештә генә ТР ИВФ сайты аша кабул ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International