Татарстан компаниясе саморезлар җитештерүгә 300 млн сумнан артык инвестиция керткән

2023 елның 18 июле, сишәмбе

«ТЭМПО-Метиз» компаниясе Чаллыда югары сыйфатлы коррозиягә чыдам материаллардан ясалган цинк-ламель япма рәвешендә саклагыч катламлы саморезлар циклының яңа җитештерүен ачкан. Производствоны булдыруга инвестицияләр 300 млн сумнан артып киткән, шуларның 137 млн сумын «Үсеш проектлары» программасы буенча ташламалы заем рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фонды (СҮФ) биргән.

Финанслау аркасында предприятие заманча җиһазлар сатып алган: әзерлекләр ясау һәм уеп ясау өчен станоклар, әйберләрне катырту өчен линияләр, цинк-ламель белән каплау җайланмасы, шулай ук катыргы тартмаларга төрү буенча линия.

Производствоны эшләтеп җибәрү, компания бәяләвенчә, Россия базарында төзелеш-көнкүреш саморезларының импорт өлешен якынча 5% киметергә ярдәм итәчәк. Тулы куәтенә чыкканнан соң, предприятие елына 9 мең тонна әзер әйберләр чыгарырга планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елдан Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, СҮФ белән берлектә, импортны алмаштыруга һәм гражданлык билгеләнешендәге конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүгә юнәлдерелгән проектларга ташламалы заемнар бирә. Бер кредит күләме 20-200 млн сум тәшкил итә.

Хәзерге вакытта предприятиеләр федераль һәм дүрт федераль-төбәк программасы буенча акча ала алалар: «Үсеш проектлары», «Комплект эшләнмәләр», «Хезмәт җитештерүчәнлеге» һәм «Урман сәнәгате проектлары». Барлык программалар буенча 1 проценттан 3 процентка кадәр ташламалы ставкалар каралган.

Җентекләбрәк белү һәм гариза бирү: https://ivf.tatarstan.ru/frp.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International