«ТермоЛазер» компаниясе Россиянең заманча лазер җиһазлары технологияләрен тәкъдим итте

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Бүген «Идея» технопаркында Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре берләшмәсе әгъзалары өчен металлларны һәм эремәләрне җылылык белән ныгыту һәм эретү өчен Россиянең заманча технологияләре презентациясе узды. Чараны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды оештырды. Анда ТР ИВФ, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре берләшмәсе, «Идея» технопаркы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм республиканың 20дән артык предприятиесе хезмәткәрләре катнашты.

«ТермоЛазер» вәкилләре лазер технологияләре өлкәсендәге эшләнмәләр, сәнәгать лазерларын куллану, аларның өстенлекләре һәм җитештерү предприятиеләре өчен җиһазларның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Үз фәнни тикшеренүләре компаниягә стационар җайланмалар булдырырга мөмкинлек бирә, алар хөкүмәтнең 719 карары буенча Россия җиһазы буларак сертификатланган һәм 90% дәрәҗәсендә локальләштерелгән. 

Докладчы сүзләренчә, мондый җиһазларда лазерлы җылылык белән эшкәртү ышкылу, абразив материаллар, коррозия мохите тәэсире шартларында тузган әйберләрнең ресурсын арттырырга мөмкинлек бирә, ә лазерлы эретү тузган механизмнарны торгызырга, шулай ук детальләрнең ныклык характеристикаларын яхшыртырга мөмкинлек бирә.  

Очрашу кысаларында мондый заманча технологияләрне кертүнең импортны алмаштыру һәм продукциянең конкурентлыкка сәләтлелеген тәэмин итү өчен кирәк булуы билгеләп үтелде. Киңәшмәдә катнашучылар хезмәттәшлек һәм проектларны гамәлгә ашыру вариантлары турында фикер алыштылар.

«ТермоЛазер» компаниясе –  термик ныгыту, эретеп ябыштыру, эретү өчен сәнәгать лазер комплексларын эшләүче һәм җитештерүче. Компания турында тулырак: https://termolazer.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International