Республика югары уку йортларыннан «Студентлар стартабы» конкурсының беренче һәм икенче чират җиңүчеләренә тиздән өченче чират финалистлары да өстәләчәк.
«Идея» технопаркы – ТР Инвестиция-венчур фондының портфель компаниясе – «Университет технология эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында эшләп килүче «Студентлар стартабы» программасының өченче дулкыны проектларын онлайн-яклауны тәмамлады.
17 майдан 7 июньгә кадәр параллель рәвештә технопаркның 4 мәйданчыгында Идел буе федераль округының 47 югары уку йорты студентлары, потенциаль миллионерлар, үзләренең инновацион проектларын якладылар. 100дән артык эксперт стартапларны 6 юнәлеш буенча бәяләде.
Технопарк мәйданчыгына Россиянең 11 төбәгеннән 1283 проект яклау өчен тәкъдим ителгән иде. Формаль экспертиза этабы нәтиҗәләре буенча Россия буенча яклауга 3786 гариза кертелгән, быел конкурска барлыгы 4318 гариза бирелгән. Проектларны онлайн-яклау Россиянең 8 төбәгендә узды.
13 июньгә кадәр Программаның IV чиратына гаризалар кабул итү дәвам итә, 7 конкурс тематикасы буенча:
Программаның беренче һәм икенче дулкыны нәтиҗәләре буенча берничә җиңүче «Идея» технопаркының бизнес-инкубаторы резидентлары булды.