ТР Инвестиция-венчур фонды Татарстанда резин катнашмалар җитештерүнең яңа инвесторы булды

2023 елның 23 мае, сишәмбе

«РТИ-Компонент» компаниясе Чаллыда резин катнашмалар җитештерү буенча яңа производство ачты. Проектка инвестицияләр күләме 200 млн сум тәшкил итә, шуларның 70 млн сумын федераль Сәнәгатьне үстерү фонды бирә, ә 30 млн сумы – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан.

Компания резин катнашмалар һәм тукыма чыгаруны башларга мөмкинлек биргән яңа линияләрне эшләтә башлады. Алар амортизаторлар, саклагыч тышлыклар, резинокорд тышлыклары, виброизоляцияләү, тыгызлау һәм автомобильләр өчен башка комплект әйберләр ясауда кулланыла. Ел саен җитештерү күләме 1 мең тонна продукция тәшкил итәчәк, предприятиедә югары җитештерүчәнлекле 50  эш урыны булдырылган. 

2016 елдан ТР ИВФ Татарстан территориясендә сәнәгатьне үстерү буенча төбәк фонды вәкаләтләренә ия.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды ФРП белән берлектә импортны алмаштыруга һәм гражданлык билгеләнешендәге конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүгә юнәлдерелгән проектларга ташламалы заем финансларын бирә. ТР Инвестиция-венчур фонды шулай ук төбәк предприятиеләренә федераль Сәнәгатьне үстерү фондының барлык программаларының эш итү механизмы буенча консультация ярдәмен дә күрсәтә.

Шартлар турында күбрәк белергә: https://ivf.tatarstan.ru/frp.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International