Быел «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисадый форумы федераль чара статусын алды, Россия һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадфй хезмәттәшлегенең алдынгы мәйданчыгы исемен беркетте. Чарада 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнашты. Барлыгы 150дән артык эшлекле сессия узды.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды вәкилләре форумны ачу тантанасында катнаштылар, «Россия һәм чит ил венчур базарларының әйдәп баручы трендлары, чакырулары һәм мөмкинлекләре» панель сессиясендә булдылар.
Форум барышында «Иннополис» МИЗда стартапларны сайлап алу буенча 22 нче экспертлар советы узды, аның составына ТР ИВФ директоры урынбасары Гадел Гыйлаҗиев кертелде. Экспертлар ИХО илләре базарына чыгу потенциалы булган 12 проектны карады. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар «Иннополис» МИЗ стартап статусын алды, ул аларга һәрьяклап ярдәмнән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк: Startup Service Pack керү, тармак чараларында катнашу һәм проектларны уңышлы үстерү өчен башка мөмкинлекләр булачак.
Моннан тыш, KAZANFORUM 2023 чарасында ТР ИВФ портфель компаниясе – «Идея» технопаркы белән Төркия компаниясе вәкилләре арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.
Килешү кысаларында технопарк территориясендә UFUK ASANSOR R&D үзәген ачу планлаштырыла, анда компания «Идея» ИПТ һәм аның резидентлары белән берлектә проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук балалар технопаркын да ачу планлаштырыла.
Яклар шулай ук фәнни яктан күп таләп итүче югары технологияле эшләнмәләр булдыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү, Россия сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча гамәлгә ашырыла торган һәм предприятиеләрдә перспективалы технологияләр һәм продуктлар эшләүгә һәм кертүгә юнәлдерелгән проектларга дәүләт ярдәме инструментларын куллану буенча әзерлек эшендә катнашу карары кабул ителде.