2023 Россия венчур форумына 6 көн калды!

2023 елның 10 марты, җомга

РВФ-2023 катнашу өчен теркәлергә ашыгыгыз. Венчур индустриясенең төп чараларының берсе башланганчы бер атнадан да азрак вакыт калды!

16 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге әйдәп баручы венчур фондлары, дәүләт корпорацияләре, инвестиция компанияләре, бизнес-фәрештәләр, IT-сектор эшкуарлары һәм стартаплар вәкилләре өчен үз ишекләрен ачачак. Форумда катнашучылар Россиядә һәм халыкара аренада тармакның киләчәк үсеше өчен яңа трендлар һәм стратегик бурычлар турында фикер алышачак.

Быел шулай ук стартаплар күргәзмәсе узачак, анда ТР Инвестиция-венчур фонды һәм Бердәм инвестицияләр үзәге экспертлары сайлап алган 51 технология компаниясе катнашачак. MedTech, FinTech, AgroTech, AI, EdTech өлкәсендә үз чишелешләрен үстерүче перспективалы проектлар турында сүз бара. Иң яхшы 15 проект бизнесны үстерүгә 15 млн сумга кадәр инвестиция алачак.

РВФ-2023 катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://russianventureforum.ru/registration/member

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International