2023 елгы Россия венчур форумында катнашу өчен 317 стартап гариза бирде

2023 елның 3 марты, җомга

Гаризалар Россиядән генә түгел, якын чит илләрдән дә килде. Татарстанга 127 гариза туры килә, ә башка төбәкләргә – 180.

Экспертиза нәтиҗәсендә Россия венчур форумы күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк 50 проект сайлап алынды. Чара барышында шулай ук питч-сессия узачак, аның нәтиҗәләре буенча 15 стартап Евразия Инновацияләр үзәгенең һәм ТР Инвестиция-венчур фондының уртак акселерация программасын узачак, шулай ук «Старт-2» программасына эләгәчәк. Җиңүчеләр бизнесны үстерүгә 15 млн сумга кадәр инвестиция ала алачак. 

Исегезгә төшерәбез, 16 мартта Казанда Россия венчур форумы узачак. Стартаплар, инвесторлар һәм үсеш институтлары Россиядә һәм халыкара аренада тармакның киләчәк үсеше өчен яңа трендлар һәм стратегик бурычлар турында фикер алышачак. 

РВФ-2023 эшлекле программасы темалары:

• Россия венчур базары: модельләр һәм өстенлекләр 
• Инвестор җәмгыятьләре: булачак «чемпион»ны кайдан табарга 
• Стартап өчен яңа базарлар: MENA, Латин Америкасы, БДБ 
• «Корпорацияләр стратегиясе һәм сораулары» антипитч-сессиясе 
• РФ венчур базары: дәүләтнең һәм эре бизнесның роле 
• Инвесторлар өчен платформалар һәм кораллар.

Форумның җентекле программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин. 

Форумда катнашу өчен теркәлү: https://russianventureforum.ru/registration/member

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International