ТР Инвестиция-венчур фонды цифрлы компанияләр тарафыннан финанслауны җәлеп итү буенча уникаль платформа эшләгән стартапка инвестицияләр кертте

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

Акча аналитик модельне үстерүгә, шулай ук платформаның технологик чишелешен алга таба үстерүгә тотылачак.

Россия стартапы – «Старт-2» һәм «Старт-3» конкурсларында җиңүче ТР Инвестиция-венчур фондыннан 7 млн.сум күләмендә инвестицияләр алды. 

Коллектив уникаль чишелеш – цифрлы компанияләр һәм цифрлы контент эшләүчеләр өчен финанслауны җәлеп итү өчен инвестиция платформасын уйлап табкан. Система керемнәргә бәйләнгән акча агымын фаразлау нигезендә компанияләрнең маркетинг чыгымнарын финанслауны тәэмин итә.

Моннан тыш, 2022 елда стартап Евразия Инновацияләр үзәгенең акселерация программасын үткән, бизнес үсешенә инвестицияләр алган. 

«Безнең продукт – РФ Үзәк банкы лицензиясе булган цифрлы инвестицион платформа һәм без тиз үсәбез. Хәзер безнең компания – онлайн мәктәпләргә кредит бирү һәм язылу буенча программа тәэминаты буенча лидер. Россиядә бу базар елына 25% дәрәҗәсендә арта һәм заемчыларны тиешле күләмдә финанс продуктлары белән тәэмин итүгә өлгерер өчен, безгә платформа буларак партнерлар һәм инвесторлар бассейнын тиз масштаблау мөһим. Бу уңайдан ТР Инвестиция-венчур фонды һәм Евразия инновацияләр үзәге белән партнерлык бизнеска яңа масштаб бирде. Без партнерлар сайлауда акыл белән эш итәбез – бизнеста бу әһәмиятле нәрсә. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды – тарихы булган ышанычлы инвестиция компаниясе, безнең өчен институциональ партнер. Тинкофф, Альфа Банк һәм Киви безнең партнерлар булып торалар инде»,  – дип билгеләде компаниягә нигез салучы Максим Авдеев.

Ел саен «Старт-2» конкурсы финалистларын Россия венчур форумында билгелиләр. РВФ – ул ел саен уздырыла торган чара, анда стартаплар, инвесторлар һәм үсеш институтлары Россиядә һәм халыкара аренада тармакның киләчәк үсеше өчен яңа трендлар һәм стратегик бурычлар турында фикер алыша. Чара кысаларында иң перспектив һәм уңышлы проектлар сайлап алына, алар финалда ТР Инвестиция-венчур фонды һәм фонд партнерлары тарафыннан финанс ала.  

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Россия венчур форумы 16 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Стартаплар экспозициясендә катнашу өчен гаризалар сайтта 10 февральгә кадәр кабул ителә.

РВФ-2023 чарасының үзәк темасы – «Венчур базары – технологик үсеш чишелешләре». 150 артык спикер – экспертлар һәм базар лидерлары Россиядә венчур трансформациясенең яңа формалары, хезмәттәшлек модельләре һәм механизмнары, яңа вакытта дәүләт корпорацияләренең һәм шәхси инвесторларның роле, шулай ук яңа базарларны үзләштерү, импортны алыштыру һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Илнең технологик бәйсезлеге төп темаларның берсе булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International