Россия корпорацияләрен тәэмин итүчеләр өчен «үстереп бетерү» программасы кысаларында грант ярдәме күрсәтелә

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Инжиниринг һәм инновацияләргә ярдәм үзәгеннән «үстереп бетерү» программасы турында җентекләбрәк сөйлибез.

Финанслауны импортны алмаштыруга, РФ территориясендә җитештерелгән продуктларны кертүгә, өстенлекле технологияләрне кертүгә юнәлдерелгән яңа продукция производствосын эшләү, булдыру яки киңәйтүгә бәйле Россия технология компанияләре алырга мөмкин. 

Грант күләме 25 тән 250 млн сумга кадәр үзгәрә. Бюджеттан тыш финанслау грант суммасының кимендә 100% өлешен тәшкил итә. Финанслау вакыты – 3 елдан артык түгел. Проектны гамәлгә ашыруның гомуми вакыты: финанслау башланган көннән алып 6 елдан артмый.

Грант алучы компанияләрдән кимендә биш тапкыр грант күләмендә керем табышы көтелә. 

Хәзерге вакытта Ярдәм үзәге «үстереп бетерү» программасында катнашу өчен гаризалар кабул итүен дәвам иттерә. Гаризалар 2023 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.

Җентеклерәк белешмәләр әлеге сылтама буенча: https://inno-sc.ru/grants/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International