ТР ИВФ «Старт-2» конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте

2022 елның 23 декабре, җомга

«Идея-1000» инновация проектларына ярдәм программасы кысаларында «Старт-2» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. 

Программа яңа кече инновация предприятиеләре булдыруга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ел саен Россия венчур форумы кысаларында 6 проект сайлап алына, конкурста җиңүчеләр проектны 3 млн.сумга кадәр финанслаячак. 

Гаризалар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә:

  • Мәгълүмат технологияләре; 
  • Киләчәк медицинасы; 
  • Аларны булдыруның заманча материаллары һәм химик технологияләре;
  • Яңа приборлар һәм аппарат комплекслары;
  • Биотехнологияләр.

Конкурста  интеллектуаль милеге белән теркәлгән физик затлар, «Старт-1» номинациясендә җиңүче стартаплар, сайлап алынган индустриядә тәҗрибәсе булган проектлар һәм компанияләр катнаша ала.

Конкурс проектларында глобаль базарда югары үсеш потенциалына ия булган әзер инновацион продукт яки аның тәҗрибәле үрнәге (MVP) булырга тиеш. Продукцияне технологик яктан гамәлгә ашырып булу мөмкинлеге һәм компетентлы проект командасы – мөһим таләп.

Гаризалар 2023 елның 31 гыйнварына кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International