Казанда 2023 елның 16 мартында Россия венчур форумы узачак

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Россия венчур форумының датасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.11.2022 № 2640-р күрсәтмәсе нигезендә расланды. 

Элегрәк форумга әзерлек турында Алексей Песошин рәислегендә узган ТР ИВФ Күзәтчелек советы кысаларында Оештыру комитетында фикер алышканнар иде. Күзәтчелек советы әгъзалары стартапларга ярдәм итү коралларын һәм «Сколково» фондының инновацияләр белән эшләвен карадылар. 

Россия венчур форумы – венчур индустриясе өчен төп вакыйгаларның берсе, ул стартапларны, инвесторларны, бизнес-фәрештәләрне, үсеш институтларын һәм технологик эшкуарларны берләштерә. Чарада, гадәттәгечә, 20дән артык илдән килгән кунакларны да кертеп, 3 меңнән артык делегат катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International