Татарстанда урнашкан предприятие «Мосводоканал» коммуналь хезмәтләре өчен автоматлаштырылган вакуум төягеч төяп озаткан. Компания федераль Сәнәгатьне үстерү фондыннан 37 млн.сум күләмендә ташламалы займ алган, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фондыннан – 16 млн.сум. Акчалар автомобиль төягечләре җитештерүне булдыруга юнәлдерелгән.
«РИАТ» стартабы двигатель көче белән аерылып торган автоматлаштырылган «Торнадо» һәм «Ураган» төягечләрен җитештерә. Проектның төп үсеше – вакуумлы төягеч, ул шәһәрдә явым-төшем суларын кабул итү җайланмаларыннан ләм, ком, таш һәм төрле чүп-чарны тиз арада бетерергә ярдәм итә. Уникаль өрдерү системасы 5-10 минут эчендә чүпләрне җыярга һәм шул ук вакыт эчендә материалны самосвалга төяп, полигонга озатырга мөмкинлек бирә.
Марсель Корбанов, ТР ИВФ директоры урынбасары: «Автомобиль төзелеше өлкәсендә инновацияле эшләнмәләр белән шөгыльләнүче Татарстан компанияләре Россия базарында көчле уенчылар булып тора һәм чит ил продуктларын биләп, ил базарына үз чишелешләрен кертергә әзерләр. Һичшиксез, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының миссиясе – мондый предприятиеләргә актив ярдәм итү, ярдәм итүнең яңа чараларын эшләү, конкурслар башлау һәм кече һәм урта бизнеска этәргеч бирү».
Мәскәүгә төяп озатылган иң куәтле «Ураган» автомобиле – предприятие тарафыннан җитештерелгән 15нче техника. Элегрәк компания Россиянең 13 төбәгенә махсус техника куйган, соңгылары арасында Хабаровск краеның Ванино күмер портында эшләү өчен төягеч тә бар.
Рәшит Абдрахманов, «РИАТ» проекты җитәкчесе: «Элек бу эшне көрәкләр һәм чиләкләр ярдәмендә башкарганнар. Явым-төшемне кабул итә торган бер җайланманы чистарту өчен бер эш сменасы уза торган булган.»
Билгеләп үтик, компания Чаллыда махсус техника җитештерә. Аның экспертлары бәяләвенчә, элек Россиядә вакуумлы махсус техника базары тулысынча диярлек Швеция, Италия һәм Германиядән килгән Европа җитештерүчеләре тарафыннан биләнгән. Яңа җитештерү («РИАТ») импорт өлешен ким дигәндә 5%киметүгә юнәлтелгән.