«Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацияле идея» республика конкурсының беренче этабына йомгак ясалды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацияле идея» XVIII республика конкурсының оештыру комитеты узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – конкурсның беренче этабы нәтиҗәләрен раслау – гаризалар җыю, шулай ук киләсе этапның оештыру мәсьәләләре – проектларга экспертиза ясау булды. Конкурста катнашу өчен 2022 елда 9 номинациядә һәм 14 тармакта 1965 гариза кергән. Проектта катнашу өчен Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән – Владивосток, Владатеринбург, Йошкар-Ола, Красногорск, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пермь, Самара, Саров, Сатка, Стәрлетамак, Сыктывкар, Усинск, Уфадан да гаризалар тапшырылган.

Югары уку йортлары арасында гаризалар саны буенча лидерлар ачыкланды – бу Казан дәүләт аграр университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Гадел Гыйлаҗиев 2022 елда гариза бирүчеләрнең географиясе артуын билгеләп үтте – гаризалар Индонезия, Монголия һәм Пакистан кебек илләрдән дә килгән.

Утырыш барышында конкурсның икенче этабын үткәрү тәртибе билгеләнде, «ИДЕЯ 1000» (Старт-1) программасы буенча экспертлар советы һәм судьялар комиссиясе исемлекләре тәкъдим ителде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «50 идея» гариза кампаниясе кысаларында «Идея-1000» инновация проектларына ярдәм программасының «Старт-1» конкурсына гаризалар сайлап алынды. Быел «Старт-1» өчен икеләтә күбрәк проект – 124 гариза бирелгән.

Конкурсның икенче этабы нәтиҗәләре буенча декабрьдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны оештыручылар – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

2021 елда конкурска 1953 гариза бирелгән, 165 конкурсант җиңүче булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International