ТР Инвестиция-венчур фонды һәм «Унипарк» ҖЧҖ хезмәткәрләренең эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча районнарга эш сәфәре

2022 елның 7 октябре, җомга

ТР Инвестиция-венчур фонды һәм «Унипарк» ҖЧҖ хезмәткәрләре республиканың Саба, Актаныш, Апас муниципаль районнарына эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча эш сәфәре белән бардылар.  Чараларда район башлыклары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды, Гарантия фонды вәкилләре, районнарның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре, 100дән артык кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.

Фонд хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының өстенлекле бурычларыннан берсе – Татарстанда эшкуарлыкны үстерү. Җыелышларда катнашучыларга ярдәм чаралары турында фикер алышу барышында ташламалы финанс программалары тәкъдим ителде, аерым алганда спикерлар Сәнәгатьне үстерү фонды (ФРП) белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Үсеш проектлары», «Комплект эшләнмәләр», «Урман сәнәгате проектлары» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» программаларында катнашу шартлары турында сөйләделәр. Сәнәгать парклары территориясендә производстволар урнаштыру һәм резидентларга ярдәм итү чаралары турында аерым сөйләнелде.

Шулай ук әйләнештәге акчаларны тулыландыруга банк кредитлары буенча процентларны компенсацияләү турында да әйтелде, ул бүген җитештерү эшчәнлегендә мәшгуль эшкуарларга кредитлар буенча хезмәт күрсәтү чыгымнарының 90% кадәр өлешен кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Моның өчен бизнес вәкилләренә ТР ИВФ сайтында заявка бирү дә җитә https://www.ivfrt.ru/invest_programs/kp .

Эшкуарлар белән мондый очрашулар Фонд хезмәткәрләре тарафыннан даими нигездә үткәрелә. Киләсе очрашулар республиканың Тукай һәм Түбән Кама муниципаль районнарында бизнес бергәлеге белән планлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International