Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры урынбасары Гадел Гыйлаҗиевның университет технологик эшкуарлыгы платформасы кысаларында үткәрелә торган «Студентлар СТАРТАПЫ» конкурсының беренче дулкынында җиңүчеләр белән эшлекле очрашуы Казан дәүләт медицина университетында узды. Чара барышында җиңүчеләр югары уку йорты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм «Идея технопаркы» вәкилләренә үз проектларын һәм аларны гамәлгә ашыруның юл картасын тәкъдир иттеләр. Очрашуда катнашучылар проектлар белән эшләү һәм инвестицияләрнең киләсе раундын җәлеп итү өчен документлар әзерләү буенча тәкъдимнәр алдылар.
«Студентлар СТАРТАПЫ» конкурсының беренче дулкыны нәтиҗәләре буенча Казан ДМУ биш студенты технологик проектны булдыру, үстерү һәм гамәлгә ашыру өчен Инновацияләргә ярдәм итү фондыннан 1 млн.сум күләмендә грантлар алды. Мобиль кушымта, программа тәэминаты, диагностик тест системалары булдыру, авыруларны диагностикалау өчен заманча технологияләрне эшләп чыгару һәм кою өчен формалар әзерләү турында сүз бара. Бүгенге көндә балалар грант акчасына үз проектларын гамәлгә ашыра башладылар инде.