«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсына гаризалар кабул итү 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аңа 15 октябрьгә кадәр кушылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, конкурс ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе тарафыннан үткәрелә. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан 25 мең сумнан 220 мең сумга кадәр премия, стипендия һәм максатчан финанс биреләчәк. Моннан тыш, «50 идея»дә катнашучыларга «Идея 1000» программасы кысаларында стартапларын 2 млн.сумга кадәр  финанслау өчен заявка бирү мөмкинлеге дә бирелә.

«50 инновацион идея»дә Татарстанның фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар катнаша ала. Гаризалар республикадагы, Россиянең башка төбәкләрендәге физик затлардан һәм чит ил гражданнарыннан кабул ителә. 

Конкурс традиция буенча тугыз номинациядә узачак: «Инновацияләр старты», «Перспектива», «Мәгарифтә инновацияләр», «Наноимпульс», «Цифрлы икътисад», «Яшьләр инновацион проекты», «Ел патенты», «Социаль әһәмиятле инновацияләр», «Илкүләм технологик инициатива проектлары». 

Нәтиҗә чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2022 елның декабрендә булачак. Чараны үткәрү датасы турында Фондның https://www.ivfrt.ru/news/novosti-fonda/ , https://ivf.tatarstan.ru/  сайтларында һәм https://vk.com/ivfrt , https://t.me/ivf_rt социаль челтәрләрендә өстәмә хәбәр ителәчәк.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды сайтында электрон рәвештә заявка бирергә ашыгыгыз: https://ivfrt.ru/programms/50-luchshikh-idey/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International