ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында – эшкуарлар өчен ярдәм чаралары турында

2022 елның 16 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырган бизнес чарада катнаштылар.

Чараның көн тәртибе эшкуарларга ярдәм итү чаралары, бизнес өчен дәүләт программалары һәм яңа партнерлар табу турында фикер алышудан гыйбарәт булды. 

Катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров, ,Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан чарада директор урынбасары Марсель Корбанов катнашты. Потенциаль партнерлар белән тере аралашу форматындагы узган очрашуыннан соң Марсель Корбанов эшкуарларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде, аерым алганда, сәнәгатьне үстерү фонды программалары турында сөйләде.

Бизнес чара нәтиҗәләре буенча кайбер компанияләр Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондына фонд программалары кысаларында финанслау мәсьәләләре турында фикер алышуга чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International