Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды әйләнештәге акчаларны тулыландыруга алынган кредитлар буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә грантлар алуга гаризалар кабул итүен дәвам иттерә. Әгәр элегрәк грант алу өчен гомуми кредит йөкләмәләре 250 млн.сумнан артмаган сәнәгать предприятиеләре гариза бирә алса, хәзер бу чикләү юкка чыгарылды.
Татарстан Республикасы территориясендә салым түләүче сыйфатында теркәлгән, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының алып бару өлкәсеннән эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыручы һәм намуслы тәэмин итүче булып торучы, бюджетка салымнар һәм түләүләр буенча бурычлары булмаган сәнәгать предприятиеләре грант алуга дәгъва кылырга хокуклы.
Предприятиеләр 2022 елның 21 апреленнән соң төзелгән яисә кредит килешүенә өстәмә килешүе булган банк кредитлары буенча процентларны түләү чыгымнарының 90% кадәр компенсацияли алалар, ләкин РФ Үзәк банкының төп ставкасы күләменнән артмаган күләмдә генә.
Предприятие тарафыннан чынлыкта түләнгән һәм карар үз көченә кергән көннән башлап 2022 елның 31 декабренә кадәр исәпләнгән процентлар компенсацияләнәчәк. Гариза бирү: https://www.ivfrt.ru/invest_programs/kp