«Идея» технопаркының яңа җитәкчесе билгеләнде

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанның «Идея» технопаркын Диас Сафин җитәкләде. Элегрәк ул ИФОда Dahua Technology RUS вәкиллеген җитәкләгән, шулай ук «Софт-Троник» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары булып эшләгән. «Идея» генераль директоры постында Сафин Олег Ибраһимовны алыштырды.

«Идея» коллективына яңа җитәкчене Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры, Технопаркның директорлар советы рәисе Айнур Айделдинов тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, 2004 елда «Идея» ачылганнан бирле, ул инновацияләр өлкәсендә флагман булган, булып тора һәм шулай булып калачак та: «Технопарк җитәкчелеге алдында һәрвакытта да гадәти булмаган бурычлар торды. 15 елдан артык «Идея»дә эшләгән Олег Евгеньевич Технопарк уңышына үз өлешен кертте».

Коллектив белән танышып, Диас Сафин ышаныч өчен рәхмәт белдерде һәм заманча чакыруларга оператив җавап бирергә һәм яңа кызыклы проектларны тормышка ашырырга әзерлеген белдерде.  

«Идея» технопаркы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән төзелде һәм 2004 елның 5 февраленнән бирле эшли. Бүгенге көндә Технопарк мәйданчыгында 84 компания урнашкан, аларда 2600дән артык кеше эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International