Кредит шартнамәләре буенча сәнәгать предприятиеләре чыгымнарын компенсацияләүгә грантлар алу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды әйләнештәге акчаларны тулыландыруга кредит шартнамәләре буенча чыгымнарны компенсацияләүгә грантлар алуга гаризалар кабул итә башлады. Сәнәгать предприятиеләре 2022 елның 21 апреленнән соң төзелгән, ләкин РФ ҮБ төп ставкасы күләменнән артмаган дәрәҗәдә сумлы банк кредитлары буенча процентларны түләү чыгымнарының 90% кадәр компенсацияли ала.

Финанс ярдәме программасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 18 апрелендәге 686 номерлы карарын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.

Грант алу өчен кредит йөкләмәләренең гомуми күләме 250 млн.сумнан артмаган сәнәгать предприятиеләре гариза бирә ала, ә кредит шартнамәсе яки аңа өстәмә килешүе 686 номерлы карар үз көченә кергәннән соң төзелгән булырга тиеш. Чыгымнар өлешен компенсацияләү 686 номерлы карар үз көченә кергән көннән алып 2022 елның 31 декабренә кадәр исәпләнгән һәм фактта сәнәгать субъекты тарафыннан түләнгән процентларга карата гамәлгә ашырылачак.

ТР Инвестиция-венчур фондының https://www.ivfrt.ru/invest_programs/kp сайтында грантлар бирү шартлары белән танышып чыгарга һәм гариза калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International