Казанда 21-24 сентябрьдә Kazan Digital Week-2022 халыкара форумы узачак

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Чара «Казан Экспо» заманча халыкара күргәзмә үзәгендә онлайн-форматта узачак, шулай ук онлайн-трансляция дә оештырылачак. KDW-2022 миссиясе: төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешен цифрлаштыру процессларының алдынгы төп өч көче һәм ресурсы – фән, бизнес һәм хакимият кооперациясе тәҗрибәсе белән алмашу мәйданчыгын киңәйтү. Kazan Digital Week-2022 мәйданчыгы базасында форумда катнашучылар фән, бизнес һәм хакимият синергиясе идеяләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша алачак. Форумда катнашырга цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә булдырылган системаларны, сервисларны һәм хезмәтләр күрсәтүне эшләп чыгаручылар һәм алардан файдаланучылар чакырыла.

KDW-2022 тематик юнәлешләре арасында:

- Интеллектуаль транспорт системалары;
- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;
- Цифрлы индустрия 4.0;
- Яңа заманның киберкуркынычсызлыгы;
- Финтех экосистемасы;
- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;
- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.

Kazan Digital Week-2022 цифрлаштыруның инновацион эффектын билгеләүче фәнни эзләнүләр, идарә итү, технологик, инженерлык һәм коммерция практикалары өлешендә соңгы трендлар белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Катнашу шартлары, чаралар расписаниесе турында белергә һәм теркәлергә: kazandigitalweek.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International