«Урыссу» сәнәгать паркында елына 13 тонна җиләк үстерергә уйлыйлар. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды ел әйләнәсендә җиләк-җимеш җитештерүне финанслады

2022 елның 1 июле, җомга

Татарстанда Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондын җитәкли торган Урыссу ш.т.п. сәнәгать паркында ел әйләнәсендә бакча җиләге үстерү проекты булдырылды, монда 10 мең куак кызыл җиләк утыртылачак. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды проектка Татарстан Республикасында сәнәгать паркларына ярдәм итү һәм аларны үстерү кысаларында акча инвестицияләде. Килешү буенча җаваплылык йөкләмәсен ТР Гарантия фондын тәкъдим итте.

Проектның инициаторы – Азат Әхмәдишин. Эшкуар инде 6 ел буена Татарстанда җиләк һәм аның үсентеләрен үстерү белән шөгыльләнә. Предприятиенең җитештерү мәйданнары – 700 м², бу 5100 куак. Фондның финанс ярдәме белән җитештерү куәтләрен 1000 м² мәйданлы яңа теплица комплексы төзү юлы белән киңәйтү планлаштырыла. Проект сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык продукт булдыруга юнәлдерелә һәм импортны алыштыру бурычларын үти. Яңа производствоны эшләтеп җибәрү «Урыссу» сәнәгать паркына ел әйләнәсендә заманча технология буенча 13 тонна яңа җиләк-җимеш үстерү мөмкинлеген бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International