Яшь новаторлардан «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацияле идея» конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Имтихан һәм сессиянең актив чоры башланды, шул ук вакытта ТР Инвестиция-венчур фондында «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацияле идея» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. 

Без барлык укучыларга һәм студентларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез, ә аннан соң яшь новаторларны конкурста катнашу өчен үз идеяләре белән көтәбез! 

Татарстан Республикасының фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсешенә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә. Конкурста Россия төбәкләреннән физик затлар, шулай ук чит ил гражданнары катнаша ала.

Гаризаны 9 номинация буенча бирергә мөмкин: 

✅Урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен перспектива (11-19 яшь); 

✅Мәгарифтә инновацияләр (мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре, гомуми белем бирү оешмалары педагоглары, югары уку йортлары профессорлары һәм укытучылары, мәгарифтә инновацион проектлары булган эшкуарларр өчен); 

✅Инновацияләр старты (галимнәр, уйлап табучылар, эшкуарлар һәм стартаплар өчен); 

✅Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фондының «Яшьләрнең фәнни-инновацион конкурсында катнашучы» («У.М.Н.И.К.») программасында җиңүчеләр өчен яшьләрнең инновацион проекты; 

✅Наноимпульс (нанотехнологияләр өлкәсендә эшләүче галимнәр, уйлап табучылар, эшкуарлар һәм стартаплар өчен); 

✅Цифрлы икътисад (галимнәр, уйлап табучылар, эшкуарлар һәм стартаплар өчен); 

✅Ел патенты (галимнәр, уйлап табучылар, эшкуарлар һәм стартаплар өчен); 

✅Социаль әһәмиятле инновацияләр (Татарстан Республикасы үсешенең социаль-икътисадый һәм гуманитар бурычларын хәл итүче галимнәр, уйлап табучылар, эшкуарлар һәм стартаплар өчен); 

✅Илкүләм технологик инициатива проектлары (галимнәр, уйлап табучылар, эшкуарлар һәм стартаплар өчен).

Җиңүчеләрне акчалата премияләр көтә.            

Тулырак белү һәм гариза бирү өчен:

https://www.ivfrt.ru/programms/50-luchshikh-idey/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International