Kazan Digital Week-2022 әзерлек кысаларында оештырылган «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» вебинарына чакырабыз

2022 елның 27 мае, җомга

Вебинар 1 июнь көнне 10:00 сәгатьтә Яндекс.Телемост платформасында узачак.

Катнашучылар инновацияләрне гамәлгә кертү өчен инфраструктураны үстерү эше, технологик эшкуарлыкка һәм эшләнмәләргә ярдәм итү механизмнары турында фикер алышачаклар, шулай ук инновацияләрне кертү һәм үстерү, югары технологияләр тармагына шәхси инвестицияләр җәлеп итү буенча кече һәм урта бизнес тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр.

Вебинарда түбәндәгеләр катнашачак:

- Виталий Полехин, INVESTORO инвесторларының халыкара оешмасы президенты;

- Игорь Гладких, Санкт-Петербург Фәнни-техник үсеш региональ фондының башкарма директоры;

- Артур Гыймадиев, «ИРБИСТЕХ» ҖЧҖ генераль директоры, баш конструкторы;

- Руслан Кабаберидзе, CloudD операцион директоры;

- Антон Гоглев, CENIX генераль директоры.

Форумны оештыручы һәм «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» темасына панель сессияләр блогының модераторы – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды.

Трансляцияне кайдан карарга:

https://kazandigitalweek.com/
https://www.youtube.com/c/KazanDigitalWeek
https://vk.com/kazandigitalweek

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International