Ул Россия Федерациясе төбәкләре һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисадый хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы булып тора.
Чараның төп темасы – уртак куллану икътисады һәм гомуми Хәләл иминлеге.
Чараның төп игътибары – ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр.
Монда халыкара оешмалар, иҗтимагый һәм финанс институтлары вәкилләре, илчелекләр, сәясәт хезмәткәрләре, Россия һәм ислам дәүләтләре инвесторлары һәм эшкуарлары җыелды.
Саммит кысаларында шулай ук Russia Halal Expo 2022 күргәзмәсе, машина төзелеше кластер форумы, Бөтендөнья хәләл көне һәм Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан чаралар уза.
«KazanSammit 2022» тантаналы өлешен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов шулай ук әлеге әһәмиятле вакыйгада катнаша. Ул Бәһрәйн Корольлегенең Ислам эшләре буенча Югары Советы рәисе Е.П. Шейх Абдрахман бин Мөхәммәд Әл Хәлиф җитәкчелегендәге Бәһрәйн делегациясе вәкилләре белән очрашты.
Форум 3 көн уза.
Утырышларның трансляцияләрен kazansummit.ru аша карап була.